«Оливье» салаты кыйммәтләнгән
Быел Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче дүрт кешелек гаиләгә бәйрәм табыны әзерләү өчен, уртача алганда, 5 239 сум кирәк булачак.